Зәй офыклары

Зәй шәһәре

18+
Яңалыклар

Зәйле бер миллион сумга якын акчасын мошенникларга күчергән

Зәйдә яшәүче 54 яшьлек ир-ат мошенниклар кармагына эләккән.

Зәйдә яшәүче бер ир-атка билгесез кеше шалтыратып, үзен полиция хезмәткәре – Мәскәүдән тикшерүче дип таныштыра. Билгесез затның әлеге ир-атның счетыннан акча урларга теләвен әйтеп, аның ышанычын яулый һәм зыян күрүче 958 800 сум күләмендә акчасын мошенникның төрле счетларына күчерә.
“Бу факт буенча җинаять эше кузгатылды оператив-техник чаралар үткәрелә”, - дип хәбәр итәләр полициядән.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев