Зәй офыклары

Зәй шәһәре

18+
Яңалыклар

Зәйлеләр ТР Муниципаль берәмлекләр Советы съездында катнашты

Бүген Казанда ТР Муниципаль берәмлекләр Советының XVII съезды үтте. Анда район башлыгы Разиф Кәримов җитәкчелегендәге Зәй районы делегациясе дә катнашты.

Делегация составына район башкарма комитеты җитәкчесе Эмиль Галеев, шәһшр башкарма комитеты җитәкчесе Петр Тимаськов, аның урынбасары Ольга Федоткина, 22 авыл җирлекләре башлыклары кергән иде. Съезд барышында Ал. Бистәсе һәм Дүртмунча авыл җирлекләре башлыклары Людмила Варганова һәм Радик Сыйтдиков яңа автомобильләрдән ачкычлар алдылар. 
Ә тантаналы өлештә Төги авыл җирлеге башлыгы Татьяна Васильевна Попова “ТРсында җирле үзидарә үсешенә керткән хезмәтләре өчен” медале белән бүләкләнде. 
Съезд башланыр алдыннан Разиф Кәримов, ел саен үткәрелә торган, социаль яклауга мохтаҗ балаларның Яңа ел алды теләкләрен тормышка ашырырга ярдәм итүче  “Теләкләр чыршысы” акциясендә катнашты.
 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев