Зәйнең 1нче мәктәбе укучылары террорчылыкка каршы тору турында сөйләштеләр
25 ноябрьдә Зәйнең туган як тарихын өйрәнү музее хезмәткәрләре 1нче мәктәпнең VIII «Б» сыйныф укучылары өчен «Терроризм һәм аның нәтиҗәләре» дигән темага әңгәмә үткәрделәр.
Әңгәмә барышында укучылар белән бергә террорчылык акты янаганда куркынычсызлыкның төп кагыйдәләре турында сөйләштеләр, шулай ук 2004 елның 1 сентябрендә Беслан шәһәрендә булган вакыйганы искә төшерделәр.
“Аннан укучылар практик биремнәр үтәделәр: «Дөрес эш ит» тест-викторинасын үттеләр, «Куркынычсызлык» темасы сорауларына җавап бирделәр, шулай ук шартлаткыч җайланмалар була ала торган предметларны билгеләделәр, экстремаль хәлләрне ачыкладылар”. – ди музейның фәнни хезмәткәре Юлия Бутакова.
Чара ахырында укучылар "Бесландагы теракт корбаннары истәлегенә" видеоролигын карадылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев