Зәйнең “Энергетик” Мәдәният сараенда прокурор ярдәмчесе балаларның хокукларын аңлатты
Бөтенроссия балаларга хокукый ярдәм көне кысаларында, 18 ноябрьдә «Энергетик» Мәдәният сараенда “Балигъ булмаганнарның хокуклары һәм бурычлары” дигән лекция узды.
3нче һәм 4нче мәктәп укучылары алдында шәһәр прокуроры ярдәмчесе Рузинә Бәдриева чыгыш ясады.
Әңгәмә барышында өлкән сыйныф укучылары бала хокуклары турында Декларация һәм Конвенциянең нәрсә икәнен, әлеге документларның нинди статьялардан торуын һәм Россиядә бала хокуклары ничек яклануын белделәр.
Балаларның төп хокуклары-тормышка, дәүләтне шәхси яклауга, мәгарифкә, эшкә һәм ялга, сәламәтлекне саклауга һәм медицина ярдәменә хокукларын искә төшерделәр.
- Үз хокукларыңны белү зарур, ләкин барлык кешеләрнең – балаларның да, өлкәннәрнең дә бурычлары барлыгын онытмаска кирәк,- ди прокурор ярдәмчесе Рузинә Бәдриева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев