Зәйнең “Энергетик” Мәдәният сараенда рәсем бәйгесе үтте
Халыклар бердәмлеге көнен бәйрәм итү кысаларында, кичә “Энергетик” Мәдәният сараеның “Зәңгәр песи” рәсем студиясендә “Россия көче – безнең халык” дигән рәсем бәйгесе үтте.
- Әлеге бәйрәм дәүләтебез тарихы өчен чагыштырмача яңа булса да, асылда ул Россиядә яшәүче 190нан артык милләт вәкиле өчен мөһим көн булып тора. Һәр халыкның үзенчәлекле мәдәнияте, гореф-гадәтләре, теле, тарихы бар. Халыклар бердәмлеге көне шушы санап үтелгән рухи кыйммәтләребезгә карата үзара ихтирам, хөрмәтне күрсәтү буларак та билгеләп узыла. Безнең көчебез, иминлегебез – бердәмлектә, - ди студия җитәкчесе Лилия Кузьмина.
Фотолар "Энергетик" Мәдәният сараеннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев