Зәйнең эшче яшьләре «Наше время – Безнең заман» фестивалендә ут биеттеләр
Казанда «Наше время – Безнең заман» республика телевизион эшче яшьләр иҗаты фестивале гала-концерт белән тәмамланды.
Зәйнең иҗади эшче яшьләре ел саен конкурста актив катнаша, быел да алар читтә калмады.
Башкарма комитет командасы “Визит-презентация” номинациясендә беренче урынны яулады. Шулай ук, “Хореография” (кече формалар) - II, “Минута славы” , “Музыка”(ансамбльләр) номинацияләрендә III урынны алдылар.
Шулай итеп, нәтиҗәләр буенча башкарма комитет командасы II урында.
«Татэнерго» АҖ филиалы – Зәй ГРЭСЫ яшьләре “Музыка”(ансамбль), “Музыка”(кече форма),”Минута славы” номинацияләрендә-I, “Визитка” , “Хореография" (ансамбль олы форма) II урынны яуладылар. Командалар арасында Зәй ГРЭСы яшьләре кергән “Татэнерго”лылар I урынны алды.
Талантлы яшьләрне котлыйбыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев