Зәй офыклары

Зәй шәһәре

18+
Яңалыклар

Зәйнең “Форпост” үзәге директоры республика слетында Рәхмәт хаты белән бүләкләнде

5-7 декабрьдә Казанның «Восток» балалар савыктыру лагере базасында «Форпост» муниципаль үзәкләре җитәкчеләре һәм активистлары катнашында слет узды.

Слетта Зәйдән “Форпост” җәмәгать тәртибен саклау оешмасы директоры Елена Куприянова һәм «Форпост» студентлар отряды активисты Виктория Капралова катнашты.
“Чара кысаларында “түгәрәк өстәл” артында сөйләшүләр, мастер-класслар оештырылды. Шулай ук республика яшьләр эшләре министры урынбасары Алла Кондратьева белән очрашу булды, актуаль мәсьәләләр буенча фикер алыштык һәм 2023 елга эш планын билгеләдек”, - ди Елена Куприянова.
7 декабрьдә «Форпост» муниципаль үзәкләре җитәкчеләре һәм активистларын бүләкләү тантанасы узды. Сәламләү сүзе белән Татарстан яшьләр эшләре министры Тимур Сөләйманов чыгыш ясады. “Татарстан Республикасында яшьләр белән профилактик эш һәм яшь буынга гражданлык-патриотик тәрбия бирү өлкәсендәге хезмәте өчен” Зәйнең “Форпост” үзәге директорына Рәхмәт хаты тапшырылды.

Фото яшьләр эшләре идарәсеннән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев