Зәй офыклары

Зәй шәһәре

18+
Яңалыклар

Зәйнең янгын сүндерүчеләре диктант яза

Зәй янгын күзәтчелеге һәм профилактик эшләр бүлекләре инспекторлары героик-патриотик диктант язуда катнаштылар.

Диктант язмача тест формасында узды. 30 минут дәвамында диктантта катнашучылар берничә тәкъдим ителгән варианттан дөрес җавап сайларга тиеш иде. Сораулар Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының тарихи даталарына, зур вакыйгалар һәм янгын сагының әһәмиятле фактларына, эзләү-коткару хезмәтенә кагылды.
Диктантта катнашучылар кайсыбер сорауларга шундук җавап бирделәр. Ниндидер биремнәр турында җитди уйларга туры килде. Ничек кенә булмасын, биремнәрнең барысы да үтәлде, ди янгын күзәтчелеге инспекторы Лилия Писарева.

 

 

Фотолар район янгын күзәтчелеге хезмәтеннән

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев