Зәйнең яшь волонтерлары форумга җыелды
Бүген Зәйнең “Энергетик” Мәдәният сарае кече залы яшь актив волонтерлар тавышыннан шау-гөр килеп тора. Биредә шәһәр мәктәпләре һәм политехник колледжның волонтерлар командалары “Мәрхәмәтле гамәл” форумында фикер алыша.
Барлыгы 8 команда тренингларда, үз командаларының эш юнәлешләре буенча фикер уртаклашуда катнаша.
- Бүгенге көндә безнең яшьләр эшләре идарәсе каршында эшләүче “Кайгырту” ирекле волонтерлар хәрәкәтендә 100дән артык яшь кеше исәпләнә. Аларны төрле чаралар уртасында да, өлкәннәргә, физик мөмкинлекләре чикләнгәннәргә ярдәм итүдә дә, әйләнә-тирә мохитне чистарту эшләрендә дә, сәламәт яшәү рәвеше образын пропагандалауда да күрергә мөмкин. Бүгенге форумны без 5 декабрьдә билгеләнүче волонтерлар көне уңаеннан оештырдык, - ди яшьләр эшләре идарәсенең волонтерлык хәрәкәтенә кураторлык итүче белгече Диләрә Сәхәбетдинова.
Зәйнең яшь волонтерлары дүрт юнәлештә актив эшли. Алар: төрле чараларны оештыручылар, “Җиңү” волонтерлары, эко волонтерлар, социаль юнәлештә эшләүчеләр. Ә киләсе елдан медицина волонтерлары командасы да эшли башлар дип планлаштырыла, алар медицина буенча һөнәри уку йортларында белем алучы студентлардан торачак.
Ә форум барышында Түбән Кама шәһәре волонтерлар үзәге директоры Булат Әюпов Зәй яшьләренә мәрхәмәтле гамәлләр эшчәнлеге буенча үз тәҗрибәсе турында сөйләде, кызыксындырган сорауларга җавап бирде, тренинг үткәрде.
Соңыннан ел дәвамында иң актив булган 48 волонтерга Рәхмәт хатлары тапшырылды, ә һәр катнашучы махсус сертификатлар алды.
Автор фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев