Зәй офыклары

Зәй шәһәре

18+
Яңалыклар

Зәйнең күп балалы әнисе Ләйсән Хәсәнова: «Ана тәрбиясе - баланың юл башы»

Шәһәрдәшебез, дүрт баланың сөекле әнисе Ләйсән Хәсәнова да еш кына: “Бармакның кайсысын тешләсәң дә авырткан кебек, балаңның олысымы-кечесеме, аз гына бәрелсә дә йөрәккә тия, сау-сәламәт булсыннар, яхшы кешеләр булып яшәсеннәр бу дөньяда”, - дип кабатларга ярата.

Ләйсән – Зәй кызы. Тумышлары белән Имәнлебаштан булган Рәйхәт белән Галия гаиләсендә тәүге балалары булган кыз кечкенәдән кул арасына кереп, әти-әнисенең төп ярдәмчесе булып үсә. Шәһәрнең 4нче мәктәбендә укып, башлыча рус телендә аралашу күбрәк булса да, Ләйсән ана телен камил белә. Алай гына да түгел, ул үз балалары белән дә матур итеп татар телендә аралаша.
Мәктәпне тәмамлагач, Казан химия-технология институтында белем ала, безнең “Зәй офыклары” газетасы редакциясендә хезмәт юлын башлый, аннан шактый вакыт пенсия фонды бүлегендә эшли. 2002 елда алар Әхмәт авылы егете Илдар белән “чәчләрен-чәчкә” бәйли. Икесе дә тырыш, уңган пардан бер-бер артлы сок-лангыч дүрт бала дөньяга аваз сала. Тәртипле, өлкәннәргә хөрмәтле ата-ананың балалары да төпле тәрбиядә үсә.
Олы кызлары Фәридә – шәһәрнең 6нчы мәктәбен уңышлы тәмамлап, бүгенге көндә Мәскәү технология һәм идарә дәүләт университетының социаль-гуманитар технологияләр факультеты студенты. Уртанчылары Диләрә быел IX сыйныфны тәмамлый. Кызлар икесе дә – Әлфия Вәлиуллина җитәкчелегендәге “Азаль”, “Мирас” вокаль-хореография ансамбльләре солистлары. Фәридә музыка мәктәбендә аккордеон классын тәмамласа, Диләрә сәнгать мәктәбенең фортепиано классында белем алды. Өстәвенә, кызлар инглиз телен тирәнтен өйрәнүгә дә зур игътибар бирәләр. 4 яшьлек чая кыз Хәят тә апаларыннан калышмас-ка тырыша. Һәртөрле мәдәни чараларда ул – “Салават күпере” балалар бакчасының йөзе. Быел әле “Энергетик” Мәдәният сараена рәсем түгәрәгенә дә йөри башлаган. Ә кечкенә Мөхәммәткә декабрь аенда 2 яшь тула. Ул да инде бакчага йөри башлаган.
- Балаларны үзләренең сәләтенә, теләкләренә карап, кече яшьтән өстәмә шөгыльләр белән мавыктырырга тырышабыз. Максатыбыз – алар үсә-үсә үз юлларын табарга өйрәнсеннәр. Иң мөһиме – мәрхәмәтле, яхшы кешеләр булсыннар. Үстергән балаларыбыз белән һәрчак горурланып кына яшәргә язсын, - ди әни кеше.
Ә шулай буласына шик юк, оясында ни күрсә, очкач шул булыр, диелә бит татар халык мәкалендә. Итагатьле, күркәм Хәсәновлар гаиләсендә тырышлык, яхшы гамәлләргә генә өстенлек бирелә. Ә хөкүмәтебез нәкъ менә шундый әти-әниләрнең ишле гаиләләр булдыруы ягында да инде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев