Зәй офыклары

Зәй шәһәре

18+
Яңалыклар

Зәйнең Мирный бистәсе мәдәният йортында коррупция хакында сөйләштеләр

6 декабрьдә Мирный бистәсе мәдәният йортында “Нәрсә ул коррупция ?” дигән темага әңгәмә үткәрелде.

- Әңгәмәнең максаты коррупция турында төшенчә бирү, аның билгеләре белән танышу, коррупцияне тормыш шартларында таный белү, коррупция китергән зыянга үз фикереңне белдерә белү, - ди мәдәният йорты директоры Мария Гарәпшина.
Әңгәмә вакытында дөреслек, хаклык, ялган турында да күп сөйләшенде. Коррупция ул
- дәүләт вазыйфаларын биләүче, шулай ук дәүләт граждан хезмәте яисә муниципаль хезмәт вазыйфаларын биләүче затларның, үз вазыйфаи вәкаләтләреннән һәм шул вәкаләтләргә бәйле мөмкинлекләрдән файдаланып, үз мәнфәгатьләрендә, шулай ук башка затлар мәнфәгатьләрендә, шәхсән үзләре яисә арадашчылар ярдәмендә законсыз рәвештә мөлкәти байлыклар һәм өстенлекләр алуы йә алардан файда күрүе, шулай ук әлеге затларны физик һәм юридик затлар тарафыннан шушы байлыкларны һәм өстенлекләрне законсыз бирү юлы белән сатып алу, - диелә Татарстанның төп законында.
“Башка кешеләрнең байлыгыннан көнләшергә кирәкми: алар аны без ирешә алмаган бәядән – тынычлыкны, сәламәтлекне, намусны, абруйны корбан итү бәрабәренә алганнар. Бу артык кыйммәт килеп чыга, чөнки алыш-биреш безгә бары тик зыян гына китергән булыр иде”,
- дип яза бер фәлсәфәче.
Фотолар Мирный бистәсе мәдәният йортыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев