Зәйнең Мирный бистәсеннән Шакировлар актив яшәү рәвеше алып бара
Әти-әни гаиләнең тоткасы булса, балалар – гаиләнең көзгесе. Әгәр тотка купмасын, ватылмасын дисән, бер-береңне аңлап, хөрмәт итеп яшәргә кирәк. Гаилә — һәр кешенең тормышында иң кадерле, иң мөһиме. Гаиләсе булмаган кешенең бәхете дә булмый, диләр. Гаиләне мин бер зур көймә белән чагыштырыр идем. Андагы кешеләрнең берсе генә төшсә дә, көймә чайкала башлый. Ә тормыш ул - зур диңгез. Бу диңгездә көймә белән йөзәр өчен тырышлык, сабырлык кирәк. Кыскасы, гаилә туры барырга, бөтен авырлыкларны бергә җиңәргә тиеш.
Шакировлар гаиләсе 1993 елда туа. Илдар белән Вера балачактан таныш булганнар, бергә табигать кочагында учаклар якканнар. Илдар хәрби хезмәттән кайткач, Вера белән очраша башлый. Озак та тормый алар гаилә кора.
- Без үз өебез белән Мирный бистәсендә яшибез, тормыш иптәшем Илдар йортыбызны төзекләндерде, барысын да үз куллары белән эшли, ә барыннан да бигрәк ул төрле тәмле ризыклар әзерләргә ярата, аның иң яратып пешерә торган ризыгы – балаларыбыз бик ярата торган учакта пешкән пылау, - ди Вера.
Илдар “Мефро уилз Руссиа” заводында эретеп ябыштыру җиһазлары көйләүчесе булып эшли. Ә Вера өй эшләре белән мәш килә, чәчәкләр үстерә, бакчачылык һәм ландшафт дизайны белән актив шөгыльләнә. Шәһәр мәдәният йортында «Ивушка» халык җыры ансамбленә йөри, “Хатын-кызлар бәхете” һәвәскәрләр берләшмәсе җитәкчесе дә булып тора.
Бик матур гомер итәләр алар, тик йортта бала тавышы, балаларның шат авазлары җитми. Бик күп еллар уллыкка балалар алу турында уйланалар. Тик күңелләрендә ниндидер бер курку яши. Әти-әни була алырбызмы? Ана назы бүләк итә алырбызмы? Туганнары, якыннары белән киңәш-табыш итәләр, Вераның әнисе Лида түти дә берәр сабый алырга үгетли.
2020 елда бала алырга теләүләре турында опека бүлегенә гариза язалар, әти-әниләр өчен оештырылган укуларда булып кайталар. Һәм, ниһаять, 2021 елда 8 яшьлек Илназ белән 3 яшьлек Алинаны гаиләләренә алып кайта алар. Бүген Илдар белән Вера барлык күңел җылыларын, мәхәбәтләрен шушы сабыйларга бирә. Балаларның олысы Илназ 5нче мәктәпнең III сыйныфында белем ала, әнисе Вера белән мәдәният йортында эшли торган “Салават күпере” вокаль студиясенә, “Мальвина” марионеткалар халык театрына яратып йөри. Кызлары Алина да абыйсыннан калышмый. Ул бистәнең “Миләшкәй” балалар бакчасына йөри, мәдәният йортында эшләп килүче “Конфетти” бию түгәрәгендә шөгыльләнә.
- Минемчә, балаларга беренче чиратта мәхәббәт кирәк, алар үзләре турында кайгыртуны тоеп үсәргә тиеш, - ди Илдар.
Алар үзләре мисалында гаиләнең никадәр мөһим икәнен күрсәтергә тырышалар, ни өчен традицияләрне хөрмәт итәргә кирәклеген аңлаталар. Традиция дигәннән, һәр гаиләнең үз традицияләре була. Алар гаиләне берләштерә, бер-берләренә якынайта. Аларның гаилә традициясе – ул бергәләп ял итү. Төрле шәһәрләрдә булырга, истәлекле урыннар белән танышырга, дельфинарийларга, паркларда йөрергә, күңел ачу программалары карарга һәм кафеларга барырга яраталар.
Районда “Талантларга бай гаилә” бәйгесе игълан ителгәч, Шакировлар ике дә уйлап тормыйча катнашырга булалар. Сменалы эштә эшләсә дә, гаилә башлыгы Илдар да вакыт таба. Мирный бистәсе мәдәният йорты сәхнәсен тутырып чыгып та басалар. Кайсы шигырь сөйли, кайсы җырлый, кайсы бии. Мәш киләләр алар бәйгедә! Хәтта әбиләре Лидия Силантьева барлык бәйгедә катнашучыларны шаккаттырып үзе генә белә торган рецепт белән калын коймаклар пешереп килә, сәхнәгә менеп Омар Хәйямнең гаилә турындагы шигырен сөйли! Жюри мондый күпмилләтле гаиләгә игътибар итми калмагандыр дип ышанасы килә. Чыннан да, менә дигән матур гаилә бит ул Шакировлар гаиләсе!
Мирный мәдәният йорты коллективына һәм «Ивушка» халык җыры ансамбленә бәйге номерларын әзерләүдә һәм күрсәтүдә ярдәм итүләре өчен бик рәхмәтле алар. Әбиләре Лидия мәдәният йортында эшләүчеләрне бик ярата, хөрмәт итә.
- Алар мине яраталар. Мин аларның һәрчак сау-сәламәт, озын гомерле, бәхетле булуларын теләп яшим. Бөтен-бөтен гаиләләргә дә иң изге теләкләремне телим. Ә теләгән изге теләкләр унлата-йөзләтә савап булып кешегә кире кайта ул, кызым, дип әйтә иде дәү әнием. Мин бөтен кешеләрнең бер-берсенә изге теләктә булып яшәүләрен телим, - ди ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев