Яңалыклар

Зәй данын Сергей Петрушенко яклаячак

Быел Татарстанның гражданлык оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә республикада тормыш иминлеге нигезләре дәресләрен укытучылар арасында иң яхшы педагогны билгеләү максатында бәйге игълан итте. Ул укучылар арасында тормыш иминлеге нигезләрен өйрәнүне нәтиҗәлелеген күтәрү, укытуның алдынгы алымнарын барлау максатында оештырыла. Ярышларның беренче этабы һәр шәһәр,...

Быел Татарстанның гражданлык оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә республикада тормыш иминлеге нигезләре дәресләрен укытучылар арасында иң яхшы педагогны билгеләү максатында бәйге игълан итте. Ул укучылар арасында тормыш иминлеге нигезләрен өйрәнүне нәтиҗәлелеген күтәрү, укытуның алдынгы алымнарын барлау максатында оештырыла. Ярышларның беренче этабы һәр шәһәр, район җирлегендә үтте. Ә икенче этаб төбәкләрдә узды. Зәйдәге төбәк ярышларында 4 район педагоглары катнашты. Алар - Азнакай, Чистай, Алабуга, Зәй райннары укытучылары. Безнең район данын төбәк ярышларында 2нче мәктәптән Рөстәм Мәһдиев, 7нче мәктәптән Сергей Петрушенко яклады. Судьяларга иң яхшыны сайлау җиңел булмады. Чөнки һәр педагог тормыш иминлеге нигезләрен укучыларга үтемле итеп җиткерү алымнарын кулланып эшләвен күрсәтте. Иң башта укытучылар сыйныфларда балалар белән дәресләр үткәрде, ә соңыннан иҗади презентация ясады. I урын Сергей Петрушенкога бирелде. Ул район данын Казанда финал ярышларында яклаячак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Зәй данын Сергей Петрушенко яклаячак
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар