1989 елның 15 февралендә илнең соңгы солдатлары Әфганстаннан чыкты. Әфган җирендә хәрби хезмәтне 550 мең совет солдаты һәм офицеры үтте. Шуларның 72се Советлар Союзы Герое исеменә лаек булды. Ун елга сузылган сугышта 15 меңнән артык Советлар Союзы гражданины һәлак булды, 10 меңләбе инвалид калды. Безнең районнан әлеге сугышта 7 егетнең...
1989 елның 15 февралендә илнең соңгы солдатлары Әфганстаннан чыкты. Әфган җирендә хәрби хезмәтне 550 мең совет солдаты һәм офицеры үтте. Шуларның 72се Советлар Союзы Герое исеменә лаек булды. Ун елга сузылган сугышта 15 меңнән артык Советлар Союзы гражданины һәлак булды, 10 меңләбе инвалид калды. Безнең районнан әлеге сугышта 7 егетнең гомере өзелде. Алар - Владимир Кухарев, Петр Осипов, Марат Кәбиров, Николай Филиппов, Камил Хәбибуллин, Илгизәр Гыймазов, Марат Фәйзуллин. Районда бүгенге көндә әфган сугышында катнашкан, аның бар кыенлыкларын үз җилкәсендә татыган 150ләп зәйле исәпләнә. Бүген иң актив әфганчыларны «Сугышчан бердәмлек» клубы берләштерә. Биредә егетләр үзләрен борчыган проблемаларны уртага салып, аларны чишү юлларын эзли, әфган җирендә һәлак булганнарны искә алу чаралары оештыра, аларның каберләрен карап торуны да күз уңында тота. Яшь буынга патриотик тәрбия бирүдә дә әфганчыларның роле зур.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев