1 октябрьдән " Дәүләт теркәве хокуклары һәм дәүләт кадастр исәбенә кагылышлы Россия Федерациясе закон актларына үзгәрешләр кертү турында" 250нче Федераль Закон үз көченә керә. Аның нигезендә күчемсез милеккә дәүләт теркәве хокукларын рәсмиләштерүнең максималь вакыты 20дән 18 календарь көнгә кадәр кыскартыла. Моннан тыш закон буенча күчемсез милеккә дәүләт теркәве уздыру өчен...
1 октябрьдән " Дәүләт теркәве хокуклары һәм дәүләт кадастр исәбенә кагылышлы Россия Федерациясе закон актларына үзгәрешләр кертү турында" 250нче Федераль Закон үз көченә керә. Аның нигезендә күчемсез милеккә дәүләт теркәве хокукларын рәсмиләштерүнең максималь вакыты 20дән 18 календарь көнгә кадәр кыскартыла. Моннан тыш закон буенча күчемсез милеккә дәүләт теркәве уздыру өчен документларны, рәсмиләштерелүче объектның кайда урнашуына карамастан, Росреестр һәм кадастр палатасының теләсә кайсы офисына тапшырырга мөмкин. 1 октябрьдән нинди дә булса объектларга хокукны теркәү элек бирелгән техник һәм кадастр паспортлары нигезендә мөмкин булмаячак. Моның өчен нинди документлар кирәк булуы аерым билгеләнә. 2015 елның 1 мартына кадәр шәхси төзелгән торак объектны эксплуатацияләүгә рөхсәт документы таләп ителми, бары тик җир өчен хокукны билгеләүче документ кына дәүләт теркәве хокукын рәсмиләштерүгә соралачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев