Зәй офыклары

Зәй шәһәре

18+
Яңалыклар

Зилә Зәй районы Югары Пәнәченең һәр йортының рәсемен ясап чыккан

Берләшкән милләтләр оешмасы карары нигезендә 1993 елдан 3 декабрь Халыкара инвалидлар көне буларак билгеләп үтелә. Һәм әлеге дата белән бәйле рәвештә декабрь башын инвалидлар ункөнлеге итеп үткәрү традициягә әйләнде.

Бу көннәрдә җәмгыятебезгә тагын бер кат әлеге категория кешеләренә даими игътибар бирү, социаль яклау кирәклеге турында искәртелә.
Район халыкны cоциаль яклау бүлегендә 3 меңгә якын физик мөмкинлеге чикләнгән кеше исәптә тора. Бигрәк тә инвалид балалар игътибар таләп итә, районда аларның саны – 187.
“Безнең төп бурыч – физик мөмкинлеге чикләнгәннәрдә туасы көнгә ышаныч уяту, нәтиҗәле тернәкләндерү һәм уңайлы тормыш өчен шартлар булдыру”, -ди район социаль яклау бүлеге башлыгы Эльмира Хуҗина.
Араларында без – сәламәт кешеләргә караганда да матуррак, тормышның ямен белеп, җәмгыятебезгә файда китереп яшәүчеләр бихисап. Һәм андыйлар бары соклану уята. Алар һәрнәрсәне булдыра алмаса да, бик күп эшләргә оста. Аларда теләк, сабырлык һәм үз-үзенә таләпчәнлек бар. Яшим әле дип яшиләр, булдырам дип эшлиләр, кешеләрне, тормышны яраталар.
Язмабыз герое - Югары Пәнәче авылында яшәүче Зилә Шараева. Зилә рәсемнәр төшерергә ярата, ул - авылның оста рәссамы, бар нәрсә белән дә кызыксына.
Зиләгә китаплар, әдәбият ярату әнисеннән - озак еллар авыл китапханәсендә эшләгән Гүзәлия ападан күчкән. Китапханәдәге балалар китаплары белән Зиләне нәни вакытыннан әнисе таныштырган. Китап дигән серле дөньядагы матур рәсемнәр аны рәсем ясарга этәрә. Әдәби китаптагы геройлар - аның аерылмас дуслары.
Күп кенә ясалачак рәсемнәрен, кайчандыр авылда булган тарихи вакыйгаларны Зилә төшендә күрә. Шул рәсемнәрне ясап, күңеленә ләззәт ала. 14 яшеннән рәсемнәрен альбом битенә төшерә. Аның рәсемнәре үзенә бер серле дөнья кебек. Шараевлар йортын Зилә ясаган авыл күренешләре бизи. Пәнәченең һәр йортының рәсемен ясап чыккан ул. Һәр рәсеменең үз тарихы.
“Киләчәккә матур хыяллар корып яши Зилә. Ул, авылыбыздагы һәр кешенең портретын ясап, альбом чыгарырга хыяллана”, - ди мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Илһамия Гарифуллина.
Зилә - китапханәнең актив укучысы, мәдәният йортына да яратып йөри ул.
14 декабрьдә Зиләнең туган көне. Мәдәният хезмәткәрләре тимурчылар отряды белән бергә һәр елны аны өенә барып котлап, бүләкләр тапшыра. Ә Зилә аларны сөенеп каршы ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев