Зәлия Тәхаутдинова: Орлыкның сыйфатлы булуы мөһим
Киләсе ел уңышы өчен нинди нигез салына, орлыкларның сыйфаты нинди? Бу турыда тулырак “Россельхозцентр” федераль дәүләт бюджет учреждениесенең Зәй районара бүлеге башлыгы Зәлия Тәхаутдинова сөйли.
Киләсе ел уңышы турында бүгеннән кайгыртырга кирәк, ди белгечләр.
Сыйфатлы орлык - уңыш нигезе. Игенчеләр авыл хуҗалыгы культураларының уңышы күпчелек орлыкның сыйфатына бәйле булуын яхшы белә. Халыкта ни чәчсәң, шуны урырсың, дигән гыйбарә тикмәгә әйтелмәгән. Киләсе ел уңышы өчен нинди нигез салына, орлыкларның сыйфаты нинди? Бу турыда тулырак “Россельхозцентр” федераль дәүләт бюджет учреждениесенең Зәй районара бүлеге башлыгы Зәлия Тәхаутдинова сөйли.
-Киләсе ел өчен язгы чәчүгә, иминият фондын исәпкә алып, 5547 тонна орлык салынды, бу планның 83,7 процентын тәшкил итә, шул исәптән 544 тоннасы - крестьян-фермер хуҗалыкларына. Күчмә фондта бүгенге көнгә 3386 тонна көзге бөртекле культуралар орлыгы бар, бу - планда каралганның 79,9 проценты. 46 тонна күпьеллык үлән орлыгы салынды. Язгы чәчү өчен орлыклар җитәрлек күләмдә булмаганда фермер хуҗалыклары аларны язгы чәчү алдыннан сатып алачак, чөнки орлыкчылык хуҗалыкларында сату өчен сертификацияләнгән орлыклар киләсе елның язында әзер булачак. Әмма хуҗалыкларга көздән үк орлыкчылык хуҗалыкларына күпме күләмдә орлык кирәк булачагын хәбәр итәргә кирәк. Шулай ук киләсе елда сертификацияләнгән орлыкларга бәяләр ике тапкыр артыр дип көтелә.
Безнең эшчәнлектә мөһим звено булып чиста, сыйфатлы, шытымнар, дымлылык таләпләренә җавап бирә торган орлыклар (кондицион) алу тора. Хуҗалыкларда көзге һәм сабан культуралары орлыклары тулы күләмдә салынырга һәм дәүләт стандартлары таләпләренә туры килергә тиеш. Шытымнары күрсәтелгән дәүләт стандарты таләпләренә туры килми торган орлыкларны чәчү өчен куллану тыела. Авыл хуҗалыгы үсемлекләре орлыкларын җитештерү, әзерләү, эшкәртү, саклау, сату һәм куллану кагыйдәләрен бозган өчен Россия Административ хокук бозулар кодексы нигезендә җаваплылык каралган.
Орлык сыйфатының төп күрсәткече булып шытымлылык тора, шуңа күрә аны саклаганда дүрт айга бер тапкырдан да ким түгел һәм саклау срогы ахырында, әмма чәчүгә кадәр 15-20 көннән дә соңга калмыйча контрольдә тотарга кирәк. Орлыкларның дымлылыгында күзәтеп тору мөһим. Дымлылык югары булу аларның тишелешен нык киметә һәм орлык материалының бозылуына, корткычлар керүгә китерә.
19 октябрьгә барлыгы 1580 тонна орлык тикшерелде. Хуҗалык җитәкчеләре шуны истә тотсын иде, бары тик тикшерелгән орлыклар гына югары уңыш алуга гарантия бирә ала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев