Политехник колледж педагоглары республика һөнәри осталык конкурсларында уңышлы чыгыш ясый. Колледжда студентларга математика һәм информатика фәннәре буенча белем бирүче Михаил Липатов күптән түгел "Идел буе федераль округы һөнәри белем бирү учреждениеләрендә иң яхшы яшь укытучы" төбәкара конкурсында катнашып, II урын алды. 2010 елда Михаил - "Ачык дәрес" Бөтенроссия, яшь укытучылар...
Политехник колледж педагоглары республика һөнәри осталык конкурсларында уңышлы чыгыш ясый. Колледжда студентларга математика һәм информатика фәннәре буенча белем бирүче Михаил Липатов күптән түгел "Идел буе федераль округы һөнәри белем бирү учреждениеләрендә иң яхшы яшь укытучы" төбәкара конкурсында катнашып, II урын алды. 2010 елда Михаил - "Ачык дәрес" Бөтенроссия, яшь укытучылар арасында "Яңа укытучы" республика конкурсларында катнашып җиңүче булган иде, "Сайлаучы киләчәк өчен җаваплы" иң яхшы лекция республика конкурсында катнашып, дипломга лаек булды. Ике ел элек исә ул "Иң яхшы урта һөнәри белем бирү укытучысы" республика һөнәри конкурсы җиңүчесе булды. Агымдагы елда яшь укытучы "Ел укытучысы 2013" Бөтенроссия конкурсының район турында катнашып, III урын алды.
- Өметле, яшь педагог ул безнең Михаил, без аның белән чиксез горурланабыз, - ди политехник колледж директоры Николай Воропаев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев