Бүген Арчада мәгариф хезмәткәрләренең ике көнлек республика август киңәшмәсе башланды. Беренче көндә "Республиканың шәһәр һәм районнары мәгариф һәм тәрбия бирү системасына нәтиҗәле технологияләр кертү" дигән темага үткәрелгән секция эшендә Зәйдән мәгариф идарәсе башлыгы Гөлчәчәк Галимова җитәкчелегендә 4 кешелек делегация катнаша. Алар безнең белем бирү йортларында кулланылучы технологияләр буенча тәҗрибә белән...
Бүген Арчада мәгариф хезмәткәрләренең ике көнлек республика август киңәшмәсе башланды. Беренче көндә "Республиканың шәһәр һәм районнары мәгариф һәм тәрбия бирү системасына нәтиҗәле технологияләр кертү" дигән темага үткәрелгән секция эшендә Зәйдән мәгариф идарәсе башлыгы Гөлчәчәк Галимова җитәкчелегендә 4 кешелек делегация катнаша. Алар безнең белем бирү йортларында кулланылучы технологияләр буенча тәҗрибә белән уртаклашачак. Киңәшмәнең пленар утырышында (22 август) район башлыгы Татьяна Воропаева, мәгариф идарәсе җитәкчелеге, 4нче мәктәп директоры Светлана Ларина, "Якты коңгыз" балалар бакчасы мөдире Елена Галактионова катнашачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев