Зәй офыклары

Зәй шәһәре

18+
Яңалыклар

Зәй агрономын хөрмәтләделәр

Узган атнада Казанда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында традицион авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәтчәннәре көне уңаеннан "Уңыш бәйрәме" узды.

Анда бәйрәм уңаеннан аеруча аерылып торган җир эшкәртүчеләр, терлекчеләр, механизаторлар, крестьян-фермер хуҗалыклары башлыклары һәм авыл хуҗалыгы тармагы белгечләре тәбрикләнеп, аларга Россия һәм Татарстан хөкүмәте бүләкләре тапшырылды. Тантанада район башлыгы Разиф Кәримов җитәкчелегендәге Зәй делегация-се дә катнашты. Шунысы игътибарга лаек, бүләкләнүчеләр арасында «Зәй шикәре» агрофирмасының әйдәүче агрономы Мөнәвир Әхмәтҗанов та бар. Аңа Рөстәм Миңнеханов тантаналы төстә «Намуслы хезмәте өчен» медален тапшырды.
 

Мөнәвир Закирович - олы хөрмәткә лаек. Ул моннан 23 ел элек Татарстанның атказанган агрономы мактаулы исеменә лаек булган иде. Хезмәт юлы мактаулы, гыйбрәтле аның.
 

Ул тумышы белән Түбән Кама районының Түбән Чаллы авылыннан. Мәктәпне тәмамлагач, Казан авыл хуҗалыгы институтының агрономия факультетында белем ала. Яшь белгеч эшчәнлеген Әлки районының “Актай” совхозында баш агроном булып башлый. Язмыш аны Зәй якларына алып килә: ул 1973 елда “Заман” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы директор урынбасары була. 2003 елдан исә Мөнәвир Закирович «Зәй шикәре» агрофирмасының “Заман” бүлекчәсе әйдәүче агрономы булып эшли башлый һәм бүгенге көнгә кадәр ул армый-талмый әлеге хуҗалыкта хезмәт куя. Агроном булып 51 ел эшли ул. Кендеге белән җиргә береккән дими - ни дисең андыйларны...
 

-Мөнәвир Закирович хезмәтенә җаваплы карый, таләпчән, грамоталы, принципиаль белгеч, оештыру сәләтенә ия җитәкчеләрдән ул, - ди “Сәвәләй” бүлекчәсе җитәкчесе Фоат Камалиев.
Агроном үз белемен һәрдаим күтәрә, үсемлекчелек технологиясендә, авыл хуҗалыгында үсемлекчелекне сак-лау һәм эшкәртүдә заманча алымнар куллана.

 

-Агрономия хезмәтенең максатчан эшләве, башка хезмәтләр белән нәтиҗәле хезмәттәшлеге агрофирмада авыл хуҗалыгы продукциясе күләме артуга, авыл халкының көн итү сыйфаты яхшыруга китерә, -ди Фоат Камалиев.
Ел саен Мөнәвир Әхмәтҗанов җитәкчелегендә хуҗалык районда беренчеләрдән булып язгы кыр эшләренә һәм урып-җыюга керешә. Әлеге мөһим эшләргә һәрвакыт хуҗалыкта югары дәрәҗәдә әзерлек булыр, яхшы һәм сыйфатлы ремонтланган һәм тикшерелгән техникалар җәлеп ителә.
Кышын да кул кушырып утырмый белгеч: механизаторлар өчен үсемлекчелектәге алдынгы технологияләр буенча укулар уздыра.
Мөнәвир Закирович җитәкчелегендә 2018-2020 елларда агрофирма бөртеклеләр һәм шикәр чөгендере уңышы буенча югары күрсәткечләргә ирешә. 2018 елда шикәр чөгендере буенча уңыш гектарыннан – 410, 2019 елда – 517, узган ел исә 462 центнер тирәсе була. Бөртеклеләр буенча уңыш гектарыннан 2018 елда – 30,9, 2019 елда – 41,5, ә 2020 елда 51,7 центнер чыга.
Терлек азыгы әзерләүгә дә игътибар зур: елдан-ел хуҗалыкның азык базасы яхшыра, чәчүлек әйләнешенә борчак, көзге һәм язгы бодай, кукуруз, күпьеллык үлән кертелә. Ел саен үз көчләре белән ел ярымга җитәрлек сыйфатлы терлек азыгы әзерлиләр.

 

Шунысы игътибарга лаек, Мөнәвир Закирович катнашында агрофирмада колачлы чөгендер чәчкеч булдырыла. Шул хисаптан агрофирма чөгендер һәм бөртеклеләр җитештерү буенча зур күрсәткечләргә ирешә. Соңгы елларда агрофирма үсемлекчелек тармагындагы күрсәткечләр буенча районда лидерлык итә.
Мөнәвир Закирович - районда гына түгел, республикада җир эшкәртү үсешенә биниһая зур өлеш керткән олпат белгеч ул.

Фото муниципаль сайттан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев