Зәй офыклары

Зәй шәһәре

18+
Яңалыклар

Зәй басуларыннан чөгендер ташу эше дәвам итә

Шикәр заводына барлыгы 176 мең тонна чимал озатылган.

Зәйдә узган якшәмбедә чөгендер алу тәмамланды. Чөгендер агымдагы елда 9166 гектар мәйданда игелгән иде. Район буенча гектарыннан уртача уңыш 248 центнер тәшкил итте. Татлы тамырдан тулаем җыем - 227300 тонна, узган ел бу күрсәткеч 442 мең тонна булган. Иң югары уңыш - "Зәй шикәре" агрофирмасында, анда уңыш гектарыннан - 290, “Нива”да - 258, "Восток" агрофирмасында - 232  "Зәй"дә  исә 222  центнер. 14 октябрьгә шикәр заводына барлыгы 176 мең тонна чимал озатылган. Чөгендер ташу график нигезендә алып барыла.

Фото "Зәй-информ" архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев