Зәй офыклары

Зәй шәһәре

18+
Яңалыклар

Зәй егете Идел буе федераль округы студентлар отрядлары слетыннан призлы урын белән кайтты

Слет кысаларында һөнәри осталык конкурсы узды, анда безнең штаб командиры – Данила Багурин “Штабның иң яхшы командиры” исеме өчен көрәште һәм өченче урынны алды.

14-17 октябрьдә Чабаксар шәһәрендә Идел буе федераль округы студентлар отрядларының XI слеты узды.
Идел буе федераль округының студентлар отрядлары слеты ул – традицион чара, анда өченче хезмәт семестрында студентлар отрядларының эшчәнлегенә йомгак ясала, студентлар отрядларының иң яхшы көрәшчеләры бүләкләнә һәм округның бөтен территориясендә эшчәнлек үсешенең өстенлекле юнәлешләре билгеләнә.
Слет кысаларында һөнәри осталык конкурсы узды, анда безнең штаб командиры – Данила Багурин “Штабның иң яхшы командиры” исеме өчен көрәште һәм өченче урынны алды.


Данила Зәй политехник колледжында дүртенче курста белем ала. Егет Зәй студентлар отрядының штаб командиры, спорт чараларында, җәмәгать эшләрендә актив катнаша.
Фотолар район яшьләр эшләре идарәсеннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев