Зәй офыклары

Зәй шәһәре

18+
Яңалыклар

Зәй егетләре хәрби хезмәткә китә башлады

Әле күптән түгел генә язгы чакырылыш тәмамланган иде, көзгесенә дә аяк бастык.

Бүген Зәй районында хәрби хезмәткә чакыру комиссиясенең чираттагы утырышы булды. Аның эшендә район башкарма комтеты җитәкчесе Эмиль Галеев катнашты.


 

Ил буенча хәрби хезмәткә көзге чакыру дәвам итә. Зәй районыннан әлеге чакырылышта 50гә якын егет армия сафларына китәргә тиеш булса, бүгенге көндә шуларның 2се хәрби частьләргә озатылган инде.

Егетләрне чираттагы озату 25 октябрьгә планлаштырылган. Район башкарма комитеты җитәкчесе әйтүенчә, районда ТР хәрби комиссариаты куйган йөкләмә уңышлы үтәләчәгенә шик юк. Инде күп еллар Зәй хәрби комиссариаты чакыру буенча хәрби хезмәткә алу бурычын һәрвакыт үтәп килә. Шунысын да әйтик, бу чакырылышта да берничә Зәй егете хезмәтләрен Әстерхан өлкәсенең районыбыз белән тыгыз элемтәдә торучы хәрби частендә үтәячәк.
 

Солдат шулпасын ашарга әзер булган егетләрнең кәефе көр. Булачак солдатларның күбесе армиягә үз теләге белән китүен белдерде. Бу адымын алар киләчәк тормышларында ярдәм итәчәген яхшы аңлый. Шунысы игътибарга лаек, егеләрнең шактые югары уку йортын тәмамлаган.


- Ватан алдындагы изге бурычны үтәргә кирәк. Мин җәен КФУның Чаллы институтын тәмамлап, гамәли информатика белгечлеге буенча диплом алдым. Армия сафларында хезмәт итеп кайтмыйча, эшкә урнашып булмаячагын аңлап, башта хәрби хезмәтне үтәргә булдым. Теләгем - һава десанты гаскәрләрендә хезмәт итү. Ничек булыр, анысын республика хәрби комиссараты хәл итәчәк, - диде Зәй егете Данил Наумов.
 

Бүген комиссия алдына 15 егет басты. Комиссия әгъзалары егетләргә хезмәтләрендә уңышлар, хәрби частьлардан алар турында яхшы хәбәрләр генә килеп торуын теләделәр.
 

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев