Зәй офыклары

Зәй шәһәре

18+
Яңалыклар

Зәй егетләре контракт нигезендә хезмәт итә

Хәрби комиссар Айрат Әгъләмҗанов әйтүенчә, соңгы вакытта ел саен уртача 20 егет контракт нигезендә хезмәт итүне сайлый.

Килешү (контракт) буенча хезмәт үтү гадәти хәлгә әверелеп бара. Чөнки чакыру буенча бер ел хәрби хезмәтне хәзер контракт нигезендә ике ел белән алыштырып була. Хәрби комиссар Айрат Әгъләмҗанов әйтүенчә, соңгы вакытта ел саен уртача 20 егет контракт нигезендә хезмәт итүне сайлый. Дөрестән дә, контракт буенча хезмәт итүнең уңай яклары, өстенлекләре зур.
 

Бүген хәрби комиссар Айрат Әгъләмҗанов контракт нигезендә хезмәт итүче якташларыбыз белән очрашты. Алар - Радик Имамиев, Данис Галеев һәм Дмитрий Колесов.
 

Радик Имамиев контракт нигезендә Оренбург өлкәсенең разведка батальонында хезмәт итә. Аның хезмәт килешүе тәмамланырга 8 ай калган. Бу көннәрдә ул үзебезнең хәрби комиссариатка командировкага кайткан, Зәй егетләрен контракт нигезендә хәрби хезмәткә тарту, барлау эше белән шөгыльләнә.
 

Данис Галеев килешү буенча хезмәтен Псков өлкәсендә 76 нчы дивизиядә һава десантлары гаскәрләрендә үти. Ул хәзер ялга кайткан.
 

Дмитрий Колесов - егетләр арасында яше буенча иң өлкәне. Аңа 29 яшь. Ул башта чакыру буенча армия сафларында булып кайткан.Хәзер исә Петропавловск-Камчатскида хәрби диңгез флотында хезмәт итә.
Егетләр хәрби хезмәтнең ничек узуы турында сөйләделәр. Барысы да хезмәт, яшәү шартларыннан канәгать булуларын әйттеләр. Кайберләре контракт вакыты чыгуга аны озайтырга теләүләрен дә белдерделәр.

 

Шунысын әйтик, хәрби хезмәтне контракт нигезендә узарга алынган гражданнар хәрби хезмәтнең конкрет хәрби-исәп белгечлекләренә карата медицина һәм профессиональ-психологик таләпләренә, шулай ук белем, квалификация һәм физик әзерлек дәрәҗәләре буенча булган шартларга җавап бирергә тиеш.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев