Зәй офыклары

Зәй шәһәре

18+
Яңалыклар

Зәй егетләре контракт нигезендә хезмәт итүне сайлый

Контракт буенча хезмәт итүче Зәй егетләре хәрби комиссариатка очрашуга килде.

Килешү (контракт) буенча хезмәт үтү гадәти хәлгә әверелеп бара. Чөнки чакыру буенча бер ел хәрби хезмәтне хәзер контракт нигезендә ике ел белән алыштырып була.
Хәрби комиссар Айрат Әгъләмҗанов әйтүенчә, шәһәр-районда соңгы вакытта ел саен уртача 20 егет контракт нигезендә хезмәт итүне сайлый. Дөрестән дә, контракт буенча хезмәт итүнең уңай яклары, өстенлекләре зур.
Берничә көн элек контракт нигезендә хезмәт итүче якташларыбыз Радик Имамиев, Данис Галеев һәм Дмитрий Колесов хәрби комиссариатка килеп, хәрби комиссар Айрат Әгъләмҗанов белән очраштылар.


Радик Имамиев контракт нигезендә Оренбург өлкәсенең разведка батальонында хезмәт итә. Шәһәребезнең Ринат Фәрдиев исемендәге татар гимназиясен тәмамлаган егет Казанда Мөхәммәдия мәдрәсәсен тәмамлап, Чаллыда хисапчы белгечлеге алган. Аның хезмәт килешүе тәмамланырга 8 ай калган. Бу көннәрдә ул үзебезнең хәрби комиссариатка командировкага кайткан, Зәй егетләрен контракт нигезендә хәрби хезмәткә тарту, барлау эше белән шөгыльләнә.
-Гарәп телен белүем хәрби хезмәттә бик тә ярап куйды. Мондый хезмәтне сайлавыма бер дә үкенмим: хезмәт хакы яхшы. Алга таба да тормышымны хәрби хезмәт белән бәйләргә уйлыйм.Килешүнең вакыты чыккач, аны озайтырга ниятлим, - ди ул.
Данис Галеев килешү буенча хезмәтен Псков өлкәсендә 76нчы дивизиядә һава десантлары гаскәрләрендә үти. Ул хәзер ялга кайткан.


- Мондый юлны сайлавымнан мин канәгать. Хезмәтем җиңел түгел, әмма үзенчәлекле, кызыклы. Кечкенәдән спортны үз иттем, хәрби хезмәт үтәргә әзерләндем, - ди Данис.
Дмитрий Колесов - егетләр арасында яше буенча иң өлкәне. Аңа 29 яшь. Ул башта чакыру буенча армия сафларында булып кайткан. Хәзер исә Петропавловск- Камчатскида хәрби диңгез флотында хезмәт итә.
-Хәрби диңгез флотын сайлавым очраклы түгел, минем әтием дә су асты кораблендә хезмәт иткән. Флотта бер ел хезмәт ике ел булып санала. Мин дүрт елдан пенсиягә чыгам. Аннан соң да шул тармакта эшләргә уйлыйм - кораблар эшләү заводына урнашырга исәп. Егетләргә контракт буенча хезмәттән курыкмаска кирәк. Сәламәтлегең, тиешле белемең булганда контракт буенча хезмәт бик тә отышлы. Аның өстенлекләре бик зур, -диде ул.
Егетләр хәрби хезмәтнең ничек узуы турында сөйләделәр. Барысы да хезмәт, яшәү шартларыннан канәгать булуларын әйттеләр. Кайберләре контракт вакыты чыгуга аны озайтырга теләүләрен дә белдерделәр.
Шунысын әйтик, хәрби хезмәтне контракт нигезендә узарга алынган гражданнар хәрби хезмәтнең конкрет хәрби-исәп белгечлекләренә карата медицина һәм профессиональ-психологик таләпләренә, шулай ук белем, квалификация һәм физик әзерлек дәрәҗәләре буенча булган шартларга җавап бирергә тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев