Яңалыклар

Зәй егетләре – сигезенче

Казанда яшүсмерләр арасында патриотик тәрбияне пропагандалау максатында "Ватанны сакларга әзер" дип аталган республика бәйгесе үткәрелде. Анда төрле районнардан 34 команда спортның хәрби-гамәли төрләре буенча көч сынашты. Безнең район данын әлеге ярышларда 6нчы мәктәпнең тормыш иминлеге нигезләре укытучысы Александр Ширяев җитәкчелегендә "Бөркет" клубында тәрбияләнүче укучылар яклады. Балалар каршылыклы полоса аша үтүдә,...

Казанда яшүсмерләр арасында патриотик тәрбияне пропагандалау максатында "Ватанны сакларга әзер" дип аталган республика бәйгесе үткәрелде. Анда төрле районнардан 34 команда спортның хәрби-гамәли төрләре буенча көч сынашты. Безнең район данын әлеге ярышларда 6нчы мәктәпнең тормыш иминлеге нигезләре укытучысы Александр Ширяев җитәкчелегендә "Бөркет" клубында тәрбияләнүче укучылар яклады. Балалар каршылыклы полоса аша үтүдә, төз атуда, автомат сүтеп-җыюда, граната ату, йөзү, йөгерү, противогаз киюдә ярыштылар. Гомумкоманда нәтиҗәләре буенча зәйлеләр 8 урын алды. Ә йөзү буенча Данил Бушуев - III, 1000 метрга йөгерүдә Сергей Фадеев - II, 60 метрга йөгерүдә Артур Вахнев III урыннарга лаек булып, махсус Диплом белән бүләкләнделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Зәй егетләре – сигезенче
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар