Зәй офыклары

Зәй шәһәре

18+
Яңалыклар

Зәй эшмәкәрләре дә ярдәм алачак

Районда барлыгы 343 кече һәм урта эшмәкәрлек субъекты исәпләнә.

Кече һәм урта бизнеска, пандемиядән зыян күргән тармаклардан буларак, быел да дәүләт ярдәме күрсәтү карала. Ул грант сыйфатында булачак. Грант - бер хезмәткәргә хезмәткә түләүнең минималь күләменнән (12 792 сум) чыгып бер тапкыр бирелә торган акча ул.


Акча гаризалар нигезендә түләнәчәк. Узган елдагы кебек, аны онлайн рәвештә дә бирергә мөмкин.
Акчаны кире кайтарырга туры килмәячәк, аларны үзең теләгәнчә сарыф итәргә мөмкин.
Гаризаны 1 ноябрьдән 15 декабрьгә кадәр җибәрергә мөмкин. Түләүләр 15 ноябрьдән, мөрәҗәгать иткәннән соң 8 көн дәвамында башланачак. Бу максатларга барлыгы 27 миллиард сум акча карала.
Район башкарма комитетының икътисад бүлегеннән алынган мәгълүматлар буенча, безнең районнан 3 ноябрьгә кече һәм урта эшмәкәрлекнең 24 субъекты грантлар алуга гариза биргән.


-Һәр эшләүчегә грант сыйфатында дәүләт ярдәме алу турында без эшмәкәрләргә аңлаттык. Бу турыда алар белән уздырылган киңәшмәләрдә дә әйтелде, нинди документлар әзерләргә кирәклеге турында социаль челтәрләдә аңлатып торабыз. Кирәк булган очракта ярдәм күрсәтәбез. Райнда барлыгы 343 кече һәм урта эшмәкәрлек субъекты исәпләнә. Аланың барысы да дәүләт ярдәменнән файдалана ала, - диде район башкарма комитетның икътисад бүлеге башлыгы Марат Хәбибуллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев