Ат спорты белән шөгыльләнү базасында "Зәй" балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе ачык беренчелеге үтте. Анда Бөгелмәдән "Буцефал" клубы әгъзалары да катнашты. Атта йөрү буенча зәйлеләр үзләренең яхшы әзерлектә булуын күрсәтте. 80 сантиметрга конкур ярышында Ольга Бутина - I, Ирина Хәмиева - III; 90 сантиметрга I урынны шулай ук Ольга Бутина, 110 -...
Ат спорты белән шөгыльләнү базасында "Зәй" балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе ачык беренчелеге үтте. Анда Бөгелмәдән "Буцефал" клубы әгъзалары да катнашты. Атта йөрү буенча зәйлеләр үзләренең яхшы әзерлектә булуын күрсәтте. 80 сантиметрга конкур ярышында Ольга Бутина - I, Ирина Хәмиева - III; 90 сантиметрга I урынны шулай ук Ольга Бутина, 110 - Ляна Хорт яулады. II-III урыннарны Алевтина Слободина белән Алинә Хәертдинова бүлеште. Атта мәйданга чыгуда II урынны Эльза Сөләйманова алды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев