15 - 18 августта Чиләбедә билбау көрәше буенча 1996-1997 елгы кызлар арасында Россия беренчелеге ярышлары үтте. Анда Татарстан командасы составында безнең Зәй кызлары да катнашты. Үз авырлыкларында Сиренә Иванова (татар гимназиясе), Розалина Сәйфуллина (1нче мәктәп) өченче урын алдылар. Розалина "Җиңүгә омтылыш" дип исемләнгән махсус кубокка да ия булды. Ярышларда илнең...
15 - 18 августта Чиләбедә билбау көрәше буенча 1996-1997 елгы кызлар арасында Россия беренчелеге ярышлары үтте. Анда Татарстан командасы составында безнең Зәй кызлары да катнашты. Үз авырлыкларында Сиренә Иванова (татар гимназиясе), Розалина Сәйфуллина (1нче мәктәп) өченче урын алдылар. Розалина "Җиңүгә омтылыш" дип исемләнгән махсус кубокка да ия булды. Ярышларда илнең төрле төбәкләреннән 21 команда катнашты. Алар арасында безнең кызлар үзләренең яхшы әзерлекле булуларын дәлилләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев