Район мәдәният хезмәткәрләре бер урында таптанмый, эшчәнлектә төрледән-төрле алымнар куллана. Мәдәният тармагында һәр даим яңалыкка омтылу сизелә. Бу ел дәвамында узып торучы мәдәни чараларда чагыла, диелде бүген район мәдәният йортында "Муниципаль районда 2011-2015 елларда мәдәниятне үстерү" муниципаль программасының үтәлеше буенча уздырылган түгәрәк өстәл утырышында. Аны район башлыгы урынбасары Роберт Халитов...
Район мәдәният хезмәткәрләре бер урында таптанмый, эшчәнлектә төрледән-төрле алымнар куллана. Мәдәният тармагында һәр даим яңалыкка омтылу сизелә. Бу ел дәвамында узып торучы мәдәни чараларда чагыла, диелде бүген район мәдәният йортында "Муниципаль районда 2011-2015 елларда мәдәниятне үстерү" муниципаль программасының үтәлеше буенча уздырылган түгәрәк өстәл утырышында. Аны район башлыгы урынбасары Роберт Халитов алып барды. Утырышта район Советы депутатлары, мәдәният учреждениеләре җитәкчеләре катнашты. Эшне тагын да җанландыру, программаның үтәлешен тәэмин итү өчен тиешле карар кабул ителде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев