Зәй медицина хезмәткәрләренә рәхмәт белдерәбез
Көн саен Зәй район үзәк дәваханәсенең прививкалар ясау кабинеты аша йөзгә якын кеше уза.
Бүгенге пандемия белән бәйле вазгыятьтә медицина хезмәткәрләренең эше бермә-бер артты. Бигрәк тә терапевтлар, инфекционистлар һәм вакцинация кабинетларында эшләүчеләр сизгәндер бу киеренкелекне.
Безгә Казаннан кунакка килгән әнием Равия Габделхакова белән Covid-19дан прививка ясату өчен Зәй поликлиникасының 307нче кабинетына мөрәҗәгать иттек. Иртән барсак та, чиратта шактый кеше җыелган иде.
Тиешле кәгазьләрне тутырып, тыныч кына чиратыбызны көтә башладык. Чиратта өлкәннәр дә, яшьләр дә бар. Эш сәгате башлану белән кабинет ачылды, пациентларны кабул итә башладылар.
Кемдер сораша, кемдер гапләшә, кемдер үзенең хәлен сөйләп зарлана чиратта. Үз чиратыннан алдан керүчеләрне кисәтеп, кычкырышып та ала кайберәүләр.
Нинди документ тутырасын аңламаучылар да бар арада. Вакцинация кабинетыннан шәфкать туташы чыгып, халыкны тынычландырып, барысын да сабыр гына, җентекләп аңлатты.
- Менә бу өстәлдә булган ике кәгазьне тутырыгыз, моның өчен паспорт һәм СНИЛС кирәк. Чират буенча керегез. Башта сезне терапевт карый, аннары алдагы кабинетка үтеп, прививка ясатасыз. Ашыкмагыз, борчылмагыз. Барыгызны да кабул итәчәкбез. Шауламагыз, табибка эшләргә комачауламагыз, яме, - диде бик тыныч, ягымлы тавыш белән шәфкать туташы Миләүшә Борисова.
Шушы сүзләрдән соң халык тынычланды, кычкыручылар туктады, аңламаучылар төшенеп, документ тутыруны дәвам итте.
Әнием чираты җитеп, кабинетка кереп китте. Сер түгел, дулкынлана, курка иде ул.
Прививка ясатып чыкканда әниемнең йөзе яктырып киткән сыман булды миңа. Әйдә, бераз ял итеп алыйк, әни, дип мин аны урындыкка утырттым.
- Бигрәк ягымлы, әдәпле икән Зәйнең медицина персоналы. Терапевт шундый әйбәт итеп карады, сорашты. “Апа, дулкынланасыз, тынычланыгыз. Бер ниниди куркыныч әйбер юк”, - дип мине тынычландырды. Алдагы кабинетта прививка ясаучы кыз да шундый итагатьле итеп, җентекләп карады мине, бер дә авырттырмыйча прививка ясады. Үзе мине сөйләштерә, елмая тагын, - дип әнием бәйнә-бәйнә сөйләп китте, безнең медикларга карата соклануын яшермичә.
Шулай шул. Иң беренче Сүз булган. Сүз белән кешене дәвалап та, сүз белән кешене үтереп тә була. Менә минем әни дә Зәй медицина хезмәткәрләре турында фикерен шушы бер прием аша туплады. Ул аны хәзер барган бөтен җирендә сөйләячәк инде.
Без барган көнне прививка ясау кабинетында фельдшер Руфина Мозаффарова һәм шәфкать туташы Миләүшә Борисова эшләде. Һөнәрләренең чын осталары булганнары өчен рәхмәт аларга!
Мин үз ягымнан шулай ук Зәй табиблары, урта һәм кече медперсоналга бары рәхмәт сүзләре генә әйтә алам.
Хөрмәтле Зәебезнең ак халатлы шәфкать ияләре! Фидакарь хезмәтегез өчен чиксез рәхмәт сезгә! Катлаулы шартларда эшләсәгез дә, һөнәри осталык күрсәтеп, кешелекле, әдәпле булып каласыз. Сезнең күбегез бу көннәрдә график белән исәпләшми, күпкә артык сәгать эшли. Соңгы авыруга кадәр кабул итәсез. Без моны беләбез, чөнки редакциягә көн саен табибларга рәхмәт белдереп шалтырату-язулар килә.
Зәйлеләр чын күңелдән барлык табибларга риясыз һәм игелекле хезмәтләре өчен тирән һәм ихлас рәхмәтләрен белдерә. Табибларыбыз югары профессиональлек, пациентларга игътибарлы мөнәсәбәт һәм игелеклек күрсәтә. Барлык урта һәм кече медперсонал сабырлыклары, ярдәмчел булулары, кешеләргә карта җылылык һәм игътибар күрсәтүләре өчен хөрмәткә лаек.
Минем әнием дә шушы сүзләргә кушылып: “Игелекле хезмәтегез сезгә бары шатлык һәм канәгатьлек кенә китерсен. Барлык башлангычларыгызда да уңышлар, бәхет, иминлек һәм озын гомер телим”, - диде.
Зәй шәһәр һәм район халкы үзләренә уңайлы булган прививка пунктларында коронавирустан вакцинацияне уза алалар:
- дүшәмбе-җомга - үзәк район хастаханәсе поликлиникасында 8:00дән 17: 00гә кадәр, төшке аш 12:00дән 13:00гә кадәр, шимбә һәм якшәмбе 8: 00дән 12:00гә кадәр;
- дүшәмбе-җомга кабул итү бүлегендә - 18:00дән 22:00 сәгатькә кадәр, шимбә һәм якшәмбе 12:00дән 22:00 сәгатькә кадәр;
- “Салават күпере” поликлиникасында - 9:00дән 16:00гә кадәр, төшке аш 12:00дән 13:00гә кадәр;
- Иске Зәй табиб амбулаториясендә - 9:00 дән 16:00 сәгатькә кадәр, төшке аш 12:00 дән 13:00 гә кадәр;
- Мирный микрорайонындагы табиб амбулаториясендә эш көннәрендә 9:00 дән 16:00гә кадәр. 12:00-13:00 - төшке аш, шимбә, якшәмбе – ял көннәре.
Фото "Зәй-информ" архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев