Зәй мәктәп автобуслары базасы тагын бер транспорт чарасы белән тулыланды
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Зәйгә тагын бер мәктәп автобусы тапшырды.
14 октябрьдә республика Президенты Рөстәм МиңнехановТатарстан муниципаль берәмлекләренә мәктәп автобуслары тапшырды. Тантаналы чара "Казан" гаилә үзәге янында узды.
120 транспорт чарасының 10сы Казанга булачак. Бер автобусны Зәй районы алды.
Автобуслар мәктәп маршрутлары буенча торак массивларга, комплексларга һәм бистәләргә, ягъни белем бирү оешмаларының транспорт юлларыннан ерак булган урыннарга йөреп, балаларны уку йортына китерәчәк.
ТР Президенты билгеләп үткәнчә, белем бирүнең сыйфатын күтәрү, балаларны уку урынына илтеп җиткерү куркынычсызлыгын тәэмин итү – дәүләт һәм муниципаль хакимият органнарының төп бурычларыннан берсе.
- Бүген безнең республикада 810 транспорт чарасы балаларны мәктәпкә китерүне тәэмин итә, 861 маршрут эшли. Федераль программа ярдәмендә 120 мәктәп автобусы алырга мөмкин, шуларның 70е бүген файдалануга тапшырыла. Бу автобуслар барлык заманча куркынычсызлык таләпләренә җавап бирә, - диде ул тантанада.
Фото Зәй муниицпаль сайтыннан алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев