“Зәй офыклары”на язылу актив төстә бара
Бу атнада “Зәй офыклары” газетасына 2022 елның беренче яртыеллыгы өчен актив язылучыларны атап китәбез.
Газета-журналларга язылу кампаниясе оешкан төстә бара. Бу атнада газетага редакция аша актив язылучыларыбыздан шәһәрнең “Күкчәчәк”, “Тату гаилә”, “Теремкәй”, “Бөртеккәй”, “Каенкай”, "Салават күпере" балалар бакчалары, 5нче мәктәп, яшьләр эшләре идарәсе коллективларын билгеләп үтәрә кирәк.
Почта бүлекләре аша да газетага язылу эше актив алып барыла.
Исегезгә төшерәбез: газетага почта бүлекләрендә генә түгел, редакциянең үзенә дә килеп языла ала. Бу күпкә арзанрак булачак. Почта бүлекләре аша “Зәй офыклары”на язылу бәясе – 815 сум 76 тиен, редакциядән килеп алучылар өчен 500 сум тора.
Әгәр дә сез көнүзәк мәсьәләләр белән бергә, шәһәр-районыбызагы мөһим вакыйгалар турында хәбәрдар булырга теләсәгез, “Зәй офыклары” газетасына язылыгыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев