Зәй офыклары

Зәй шәһәре

18+
Яңалыклар

Разиф Кәримов халык санын алуда катнашты

Зәй районы башлыгы Разиф Кәримов халык санын алуда катнашты

Моның өчен Разиф Кәримов шәһәрнең "Энергетик” Мәдәният сараенда урнашкан 6нчы стационар исәпкә алу участогында булды.
Бөтенроссия халык санын алу 15 октябрьдә башланды һәм 14 ноябрьгә кадәр дәвам итә.
Безнең районда 8 стационар пункт булдырылды, шул исәптән Зәйнең күпфункцияле үзәгендә дә эш оештырылды.
Разиф Галиевич 15-20 минут эчендә исәпкә алучы сорауларына җавап бирде.
-Районда Бөтенроссия халык санын алу уңышлы гына бара. Статистика бүлеге мәгүлүматлары буенча, бүгенге көндә зәйлеләрнең 72 проценттан артыгы төрле ысуллардан файдаланып сан алуны үтте. Исәпкә алу технологияләре үзгәрде, әмма мәгънәсе, эчтәлеге элеккечә кала - илебез гражданнарының ничек яшәве турында тулы мәгълүмат алу. Җәмгыятьтәге хәлләрнең чынбарлыктагы торышы турында тулы мәгълүмат икътисадтагы һәм социаль өлкәдәге проблемалы урыннарны күрергә, якындагы елларга фаразларны яхшырак эшләргә һәм дәүләт сәясәтенең киләчәк үзгәрешләрен билгеләргә ярдәм итәчәк. Бу исәпкә алу нәтиҗәләре беренче тапкыр җирле дәрәҗәдә дә билгеле булачак. Бу безгә төзекләндерү эшләрен планлаштыру, мөһим карарлар кабул итү мөмкинлеге бирәчәк. Һәр кеше тарафыннан бирелгән җаваплар зур әһәмияткә ия, - диде район башлыгы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев