Зәй районында Төги – Гүлкин юлы ачылды
Соңгы елларда районда юлларның төзеклегенә зур игътибар бирелә. Махсус программалар нигезендә авылларга бара торган, шәһәр һәм авыл эчендәге юллар ремонтлана, яңа юллар салына.
Районыбызның Гүлкин авылы Зәйдән шактый ерак - күрше район чигендә үк урнашкан. Юллар начар булу сәбәпле, авылга такси һәм ашыгыч ярдәм хезмәтләрен чакыру да проблема иде. Җирлектә яшәүчеләр район хакимиятенә күп санлы хатлар юллап, юлны ремонтлауны күптән сорап килде. Әлеге проблема һәрвакыт халык җыеннарында күтәрелде. Һәм, ниһаять, бу мәсьәлә хәл ителде.
Бүген Яр Чаллы - Зәй - Әлмәт юлының Төги - Гүлкин участогы, төзекләндерелгәннән соң, мәртәбәле кунаклар катнашында тантаналы төстә ачылды. Төги авылы янында узган тантанада ТР Министрлар Кабинетыннан район кураторы Иван Гущин, район башлыгы Разиф Кәримов, “Татнефтедор” автомобиль юллары идарәсе“ ҖЧШ директоры Рөстәм Гарифуллин, ТР Транпорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы вәкилләре, башка рәсми затлар катнашты.
Озынлыгы 10 километр 500 метр тәшкил иткән Гүлкин - Төги автомобиль юлы - көтеп алынган объект. Бу мәсьәлә район башлыгы Разиф Кәримовның даими контролендә булды. Башта проект әзерләнде, аннары берничә тапкыр ТР Президенты Рөстәм Миңнехановка мөрәҗәгать ителде. Юл өч этапта – 3 елда ремонтланды.
Юл төзүдә эшләгән “Татнефтедор” автомобиль юллары идарәсенең Зәй филиалы эшчеләр үзләре дә тантанада катнаштылар. Үз көчләре белән салган өр-яңа юл ачканда алар күңелләрендә чиксез горурлык хисләре ташыгандыр. Ә авыл кешеләренең шатлыгы тагын да зуррак.
- Без бу юлны күптәннән көтеп алдык. Кая гына барырга теләсәк тә, кемне генә каршыласак та, көзгедәй ялтырап торган, тип-тигез юлыбыз бар хәзер, - диде Виктор Долгов,Төги авыл халкы исеменән район җитәкчелеге, юл салучыларга рәхмәт әйтеп.
Район башлыгы да әлеге юлның әһәмиятен ассызыклады.
- Бу юл бик матур килеп чыкты, сыйфаты да бик югары. Шушы яңа юлда барыгызга да исән-сау гына йөрергә язсын. Тизлекне арттырып, аварияләргә эләкмәгез, руль артына утырган яшьләрне кисәтеп торыгыз. Юл йөрү кагыйдәләрен саклап йөргәндә, күңелегез тыныч, юлларыгыз имин булыр, - диде ул.
-«Татнефтедор» автомобиль юллары идарәсенең Зәй филиалы һәм субподряд оешмалары юл маршруты буенча башта юл зонасында үтә торган линияләрне һәм җир асты коммуникацияләрен күчерү буенча эшләр тулы күләмдә башкарылды. Өч ел дәвамында суүткәргеч торбалар, 3,7 километр озынлыктагы нефтьүткәргеч, газ белән тәэмин итү, элемтә челтәре, электр белэн тәэмин итү челтәрен үзгәртеп кору эшләре үткәрелде. Шулай ук җир эшләре, асфальт салу өчен ком, чуерташ салу эшләре алып барылды, -диде “Татнефтедор” автомобиль юллары идарәсе“ ҖЧШ директоры Рөстәм Гарифуллин.
Чарада юл төзүдә тырыш хезмәт үрнәкләре күрсәткән бер төркем эшчелр һәм инженер-техник хезмәткәрләргә төрле дәрәҗә Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары тапшырылды.
Юл ачылуны игълан иткәннән соң, көзгедәй ялтырап ятучы тигез асфальт юлдан беренче булып төзүчеләр иярләгән йөк машиналары узды.
Автор фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев