Зәй офыклары

Зәй шәһәре

18+
Яңалыклар

Зәй районында ун айда малайлар күбрәк туган

Зәй ЗАГС бүлеге хәбәр иткәнчә, агымдагы елның соңгы 10 аена 89 малай, 88 кыз бала дөньяга аваз салган.

Район ЗАГС бүлеге мәгълүматларына караганда, агымдагы елның соңгы 10 аена Зәй районында 177 бала туу турында акт теркәлгән. Барлыгы 89 малай, 88  кыз бала дөньяга аваз салган. Шуларның 40ы гаиләдә беренче бала, 68е – икенче, 48 – өченче, 21 һәм аннан да күбрәге дүртенче  бала булып туган. Яңа туган балалар  арасында 2 пар игезәкләр дә бар.   Әти-әниләре яңа туган сабыйларына  Виталина, Кемаль, Айза, Жасмин кебек сирәк исемнәр кушканнар. Район буенча 199 пар язылышып, яңа гаилә корган булса, 195 пар аерылышкан.

Фото "Зәй-информ" архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев