Зәй районының иң яхшы комбайнчыларына акчалата бүләк тапшырдылар
Министрлык конкурс комиссиясе тарафыннан иң күп суктырылган ашлык күләме һәм иң күп чаптырылган мәйдан күрсәткечләре буенча республика һәм район дәрәҗәсендә 235 җиңүче билгеләнде.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы игълан иткән «Иң яхшы комбайнчы-2021» республика конкурсына йомгак ясалды. Ярыш комбайнчы һөнәренең абруен күтәрү һәм популярлаштыру, уңышны оператив һәм сыйфатлы җыеп алу, шулай ук Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексында урып-җыю техникасы паркын нәтиҗәле куллану максатларында ел саен үткәрелә.
Быел конкурс комиссиясе иң күп суктырылган ашлык күләме һәм иң күп чаптырылган мәйдан күрсәткечләре буенча республика һәм район дәрәҗәсендә 235 җиңүчене билгеләде.
Республиканың иң яхшы комбайнчыларын ачыклау өчен Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан даими мониторинг алып барылды.
Шулай итеп, механизаторлар, комбайн классыннан һәм суктырылган ашлык күләменнән чыгып, 50 мең, 40 мең яки 20 мең сум акча алды. Премия алучылар арасында Зәй районы комбайнчылары да бар. Алар - Илдус Гайнетдинов, Айрат Уразманов, Рөстәм Мөхәммәтдинов, Марат Ногманов, Җәүдәт Садыйков, Илнар Вәлиев, Айрат Җиһаншин, Рөстәм Фәрвәев, Ирек Хәсәншин, Дмитрий Исаичев.
Афәрин, районыбыз комбайнчылары! Алга таба да зур уңышлар юлдаш булсын!
Фото "Зәй-информ" архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев