Зәй шикәр заводы тулы куәтенә эшли
Зәй шикәр заводында тәүлегенә 6500 тонна чөгендер эшкәртелә.
Бүгенге көндә шикәр заводы тулы куәтенә эшли. Завод кагат кырына 369633 тоннадан артык шикәр чөгендере кабул ителгән (6 октябрьгә), шуның 148738 тоннасы - Зәй районы агрофирмаларыннан. Биредә тәүлегенә 6500 тонна чөгендер эшкәртелә. Барлыгы 233398 тонна чимал эшкәртелеп, 36238 тонна шикәр комы алынган. Шикәрлелек - 18,94, пычраклык 9,1 процент тәшкил итә.
Шикәр заводы кагат кырына Тукай, Сарман, Минзәлә районнары хуҗалыкларыннан татлы тамыр китерелә. Тиздән Мөслим районы басу-кырларыннан да чөгендер ташый башлаячаклар. Зәй комбайнчылары Мөслим районында чөгендер казуда эшли.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев