Зәй шәһәренең йөзе коммуналь тармакка бәйле
“Благострой ” җаваплылыгы чикләнгән ширкәте эшчеләренә ел әйләнәсе эш. Ә менә кышкы чорда алар өчен аеруча кызу эш өсте.
Ширкәт эшчеләренә эш график буенча төзелә, әмма аеруча карлы көннәрдә аларны тәүлек әйләнәсе эш көтә. Ширкәттә әлеге тынгысыз хезмәттә үз эшенең осталары булучылар шактый. Шуларның берсе - Рафаэль Сәгыйтов. Бу чорны ел да ул дулкынланып көтеп ала.
Рафаэль Сәгыйтов коммуналь тармакта шактый еллар хезмәт куя. Ә менә “Благострой” ширкәтендә бишенче елын эшли. Агымдагы елның кышкы сезонына техникасын яхшы итеп төзекләндергән һәм барлык кирәкле әйберләр белән комплектлаган.
- Рафаэль абыйның тәҗрибәсе зур, үз эшен белә, хезмәтенә җаваплы карый. Яшьләр белән тәҗрибәсен теләп уртак-лаша, - ди ширкәт директоры Рәфыйк Зәйнуллин.
Ширкәт эшчеләре алдында карлы-буранлы, салкын кыш тора.
Район башкарма комитеты җитәкчесе Эмиль Галеев сүзләренә караганда, быел юл хезмәте өчен эш күләме арта төшкән.
- Районда карап тотуга аерым якын килүне таләп итә торган яңа иҗтимагый киңлекләр барлыкка килде. Алар - «Энергетик» Мәдәният сарае мәйданы һәм аның артында урнашкан сквер. Быел республика программасы буенча төзекләндерелгән 35 ишегалды биләмәсе файдалануга тапшырылды, шуларның 32се - шәһәрдә. Күпфатирлы йортларның ишегалларында велосипед юллары һәм парковка урыннары барлыкка килде. Бу биләмәләрне кышкы чорда тиешле тәртиптә тотарга кирәк. Быел кышкы чорда юлларны карап тотуга бәйле проблемалар тумас, транспорт хуҗалары җәяүлеләр кебек үк, вакытында һәм кыенлык-ларсыз үз эшләренә барып җитә алырлар дип өметләнәбез. Юл хезмәтенең эшен контрольдә тотачакбыз һәм төрле кыенлыклар килеп туганда, шунда ук чарасын күрәчәкбез, - ди Эмиль Галеев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев