Зәй студентлары "Ел казанышы" конкурсында катнаштылар
Зәй политехник коллелджының экологик юнәлештә эшчәнлек алып баручы "Эко-Стайл" командасы әгъзалары Анна Миронова һәм Александр Комарских "Ел казанышы" конкурсында катнаштылар.
Конкурсның максаты - Татарстан Республикасы территориясендә урта һөнәри белем бирү программаларын үзләштерүче, һөнәри эшчәнлек, иҗат, спорт, яшьләр сәясәте өлкәсендә аерым уңышларга ирешкән укучылар һәм студентларны ачыклау һәм аларга ярдәм итү.
Премияне гамәлгә куючылар - ТР Яшьләр эшләре министрлыгы, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, һөнәри белем бирү оешмалары директорлар советы, Һөнәри белем бирү оешмаларының тәрбия эшләре буенча советы һәм "Татарстан Республикасы Студентлар лигасы" төбәк яшьләр иҗтимагый оешмасы.
Конурс әлегә тәмамланмаган. Зәй студентларына аның алдагы этапларында уңышлар телибез.
Фото Зәй районы муниципаль сайтыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев