Зәй волонтерлары авыл хуҗалыгы ярминкәсендә өлкәннәргә ярдәм итте
Зәйнең 2нче мәктәп волонтерлары авыл хуҗалыгы ярминкәсендә катнашып, өлкән яшьтәге кешеләргә ярдәм иттеләр.
Соңгы ун ел эчендә волонтерлар саны 2,5 тапкырга артты. Җәмгыять файдасына 3 миллионга якын кеше бушлай эшли. Арада - мәктәп укучылары, студентлар гына түгел, ә тәҗрибәле белгечләр дә бар. Ни өчен кешеләр хезмәт хакына дәгъва итмичә эшләргә әзер.
Волонтерлык киң мәгънәдә - ирекле һәм түләүсез башкарыла торган теләсә нинди эш.
Узган шимбәдә "Энергетик" Мәдәният сарае каршындагы үзәк мәйданда чираттагы авыл хуҗалыгы ярминкәсе узды. Зәйнең 2нче мәктәп волонтерлары авыл хуҗалыгы ярминкәсендә катнашып, өлкән яшьтәге кешеләргә ярдәм иттеләр. Егет-кызлар әби-бабайларга авыр сумкаларын күтәрешеп, машиналарга кадәр илтеште.
Фотолар Зәй мәгариф идарәсе инстаграм битеннән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев