Зәй волонтерлары Бөтенроссия халык санын алуда катнаша
Зәй политехник колледжының алты студенты Бөтенроссия халык санын алуда волонтерлар сыйфатында катнаша.
Бөтенроссия халык санын алу башланыр алдыннан «Яшьлек» яшьләр-яшүсмерләр клубы базасында укулар оештырылды.
Укуларны «Кайгырту» ирекле хәрәкәт кураторы Елена Куприянова алып барды. Ул волонтерларга халык санын алу эшен оештыру турында сөйләде.
- Бөтенроссия халык санын алуны уздыру һәм ана әзерлек эшенә беренче мәртәбә волонтерлар җәлеп ителә. Халык санын алу чорында волонтерларның төп бурычы булып күпфункцияле үзәккә килгән яшәүчеләргә мәгълүмати һәм консультатив ярдәм итү тора, - ди Елена Куприянова.
Зәй политехник колледжының алты студенты Бөтенроссия халык санын алуда волонтерлар сыйфатында катнаша. Алар - Артур Бахметьев, Лилия Мөхәммәтшина, Анжелика Евтеева, Кристина Уразайкина, Ринат Бәхтияров, Мария Пупышева.
Укулар узган волонтерлар форма, саклану чаралары белән таныклыклар алдылар. Бөтенроссия халык санын алуның беренче көннәреннән үк волонтерлар өчен кызу эш өсте башланда, алар - иртәнге 8дән 11 сәгатькә кадәр Зәйнең күпфункцияле үзәгендәге стационар участогында халыкка ярдәм итәләр.
Волонтерлар эшчәнлеге гражданнарга халык санын алу буенча мәгълүмат бирүдән гыйбарәт. Моннан тыш, волонтерлар зәйлеләрне күпфункцияле үзәктәге сан алучыларга җибәрә.
Исегезгә төшерәбез, 15 октябрь 14 ноябрьгә кадәр Бөтенроссия халык санын алу бара. Россиядә беренче мәртәбә ул онлайн режимда оештырыла.
-Илебез халкы анкета сорауларына 15 октябрь - 8 ноябрьдә дәүләт хезмәтләре (Госуслуги) порталы аша җавап бирә ала, - ди Елена Куприянова.
Шулай итеп, Зәй районында әлеге мөһим чарага ун волонтер җәлеп ителә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев