Зәй яшьләрен волонтерлар рәтен тулыландырырга чакыралар
Зәйдә күп яшьләр, студентлар, җәмгыятькә файда китереп, актив тормыш рәвеше алып бара.
Соңгы елларда яшьләр волонтерлык хәрәкәтендә актив катнаша. Үз файдасына табыш эзләми, чын күңелдән җәмгыятькә, яки тәгаен бер кешегә ярдәм итәргә теләүче була ул волонтер. Зәйдә дә күп яшьләр, студентлар, җәмгыятькә файда китереп, шундый актив тормыш рәвеше алып бара.
19 октябрьдә Зәйнең волонтерлар хәрәкәте җитәкчесе Елена Куприянова 1нче мәктәпнең өлкән сыйныф укучылары белән очрашты һәм «Волонтерның шәхси кенәгәсе», аны ничек алырга һәм әлеге документның нинди өстенлекләр бирүен сөйләде.
Һәр волонтер өчен иң мөһим документ - ул “Волонтерның шәхси кенәгәсе”, аңа барлык файдалы һәм социаль әһәмияткә ия эшләр кертелә. Һәр катнашкан чара кенәгәдә язылып бара. Урта мәктәптән соң Россия югары һәм махсус уку йортларына укырга кергәндә мондый кенәгәнең булуы өстәмә баллар бирә. Шулай ук ул район һәм өлкә конкурсларында катнашу, Бөтенроссия форумнары һәм чаралары, мәсәлән, футбол буенча Дөнья чемпионаты волонтеры булу мөмкинлеге дә каралган.
“Волонтер булырга теләүчеләр саны көннән-көн арта бара. Алар төрле хәйрия акцияләрендә һәм чараларында катнашып, үзләрен күрсәтәләр. Яшьләр, укучылар белән очрашуларда без аларны буш вакытларын файдалы шөгыльләр белән үткәрергә чакырабыз. Без яңа волонтерларның килүен көтәбез”,- ди Елена Куприянова.
Фото яшьләр эшләре идарәсеннән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев