"Энергетик" Мәдәният сараенда Әлфия Вәлиуллина җитәкчелегендәге "Мирас" вокаль-хореография халык ансамбле һәм "Ак чәчәкләр" вокаль ансамбле солистлары Кытайдан иҗади сәфәрдә булды. Алар Пекин һәм Шанхай шәһәрләрендә узган "Энҗе бөртеге балкышы" халыкара җыр бәйгесендә катнашты. Дөньяның төрле илләреннән килгән башкаручылар арасында безнекеләр югары башкару осталыгы белән аерылып торды. Ансамбльләр арасында "Мирас" эстрада...
"Энергетик" Мәдәният сараенда Әлфия Вәлиуллина җитәкчелегендәге "Мирас" вокаль-хореография халык ансамбле һәм "Ак чәчәкләр" вокаль ансамбле солистлары Кытайдан иҗади сәфәрдә булды. Алар Пекин һәм Шанхай шәһәрләрендә узган "Энҗе бөртеге балкышы" халыкара җыр бәйгесендә катнашты. Дөньяның төрле илләреннән килгән башкаручылар арасында безнекеләр югары башкару осталыгы белән аерылып торды. Ансамбльләр арасында "Мирас" эстрада һәм халык җырлары буенча ике мәртәбә I дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды. Ә аерым башкаручы яшьләр арасында Алена Муханова белән Илүзә Галиуллина (эстрада һәм халык җырлары), шулай ук I дәрәҗә диплом, Лиана Чернецова (эстрада җыры) III дәрәҗә диплом алды. "Акчәчәкләр" җырчысы Лилия Таҗетдинова өлкән җырчылар арасында (халык җырлары) - II дәрәҗә, эстрада җыры өчен III дәрәҗә диплом белән бүләкләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев