Зәй офыклары

Зәй шәһәре

18+
Яңалыклар

Зәй үзәк район дәваханәсендә COVID-19дан ике төр вакцинаның запасы бар

Бүгенге көндә Зәй үзәк район дәваханәсендә яңа коронавирус инфекциясеннән биш меңнән артык доза вакцина бар.

COVID-19 таратуны кисәтү буенча штаб утырышында Зәй үзәк район дәваханәсе баш табибы Айдар Фатыйхов Зәйдә 3 ноябрьгә COVID-19га каршы вакцина запасы барлыгын хәбәр итте. Биш меңнән артык доза бар, алар -  Спутник-V һәм Спутник Лайт вакциналары.
Прививка пунктлары ял һәм бәйрәм көннәрендә эшләячәк.
Бүгенге көндә Зәйдә 20 214 кеше вакцинасының беренче компоненты белән прививка ясаткан.
Роспотребнадзорның территориаль бүлеге башлыгы урынбасары Ринат Насыйбуллин шәһәрдә һәм районда эпидемиологик хәлнең киеренке булуын билгеләп үтте. Ноябрь әле башланды гына, ә Зәйдә яңа коронавирус инфекциясенең расланган 6 очрагы теркәлгән инде, шуларның 5се - прививка ясатмаган кешеләрдә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев