Юл хәрәкәте иминлеге кагыйдәләрен бозган өчен салынган штрафларны үз вакытында түләмәүчеләргә карата инспекторлар җитди эш алып бара. Билгеле булганча, ЮХИДИ хезмәткәрләре машина йөртүчеләрне туктатып интернет челтәренә куелган мәгълүмат аша, ноутбуклар ярдәмендә урында ук кемнең күпме бурычлы булуын тикшерә. Административ штрафны закон нигезендә куелган 70 көн эчендә түләмәүчеләргә штраф күләме бермә-бер...
Юл хәрәкәте иминлеге кагыйдәләрен бозган өчен салынган штрафларны үз вакытында түләмәүчеләргә карата инспекторлар җитди эш алып бара. Билгеле булганча, ЮХИДИ хезмәткәрләре машина йөртүчеләрне туктатып интернет челтәренә куелган мәгълүмат аша, ноутбуклар ярдәмендә урында ук кемнең күпме бурычлы булуын тикшерә. Административ штрафны закон нигезендә куелган 70 көн эчендә түләмәүчеләргә штраф күләме бермә-бер арта һәм ул 1 меңнән дә ким булмый, яки суд аша 15 тәүлеккә арест салына, моннан тыш, 50 сәгатькә кадәр мәҗбүри хезмәт таләп ителергә мөмкин. Районда үткән ел кагыйдәләрне бозган өчен үз вакытында штраф түләмәүче 159 кеше теркәлгән. Шуларның 19ына административ арест салынган, калганнарының штрафлары икеләтелгән күләмгә күтәрелгән. Ә 10 мең сумнан да артык бурычы булучы 74 кеше исәпләнә. Һәм, иң кызганычы, араларында матди хәле яхшы булган машина йөртүчеләр дә бар, ди ЮХИДИ бүлеге башлыгы Вадим Васильев.
Узган ел суд приставлары белән берлектә рейдлар үткәрү эше көчәйтелгәч, бурычлыларның үзләре белән булган милекләренә арест салына башлагач, бу хәл бераз яхшы якка үзгәргән. Әмма әле әҗәтләрен түләмичә, качып йөрүчеләр юк түгел. Ел әле башланып кына килсә дә, штрафларны үз вакытында түләмәүчеләр саны 32гә җиткән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев