Зәйдә балалар уен мәйданчыклары арта
Татарстан муниципаль берәмлекләр Советы быел да республика территориаль-иҗтимагый үзидарәләре арасында "2020 елның иң яхшы территориаль иҗтимагый үзәге" конкурсын оештырды.
Әлеге конкурста Зәйдән ике территориаль-иҗтимагый үзидарә катнашып, грантны уңышлы яклады. Конкурста “Яңа шәһәр” (рәисе Тамара Тыткина) территориаль-иҗтимагый үзидарәсе - I, “35нче бистә” территориаль-иҗтимагый үзидарәсе (Надежда Җәләева) V урынга лаек булды. Шунысы игътибарга лаек, мәгариф ветераны Тамара Тыткина җитәкләгән “Яңа шәһәр” үзидарәсе берничә ел инде грант ота.
Әлеге территориаль иҗтимагый үзидарәләргә грантлар тапшырылып, грант акчалары балалар мәйданчыкларына спорт элементлары алуга тотыла. “Яңа шәһәр” үзидарәсенә караган Җиңү проспектының 1/05 йорты ишегалдындагы балалар мәйданчыгына спорт элементлары - спорт җиһазлары, тренажерлар урнаштырыла. Алар янәшәсендә эскәмия һәм урналар урын алачак.
-1/05 йортында яшәү-челәр һәм “17 подъезд” торак милекчеләре ширкәте җитәкчелеге белән киңәшләшкәннән соң, мәйданчыкка спорт элементлары урнаштырырга дигән карарга килдек, - ди Тамара Тыткина.
Балалар мәйданчыкта уйнап, спорт белән шөгыльләнсә, әти-әниләр дә тренажерларда сәламәтлеген ныгыта алачак.
-Башка йорт ишегалларындагы спорт элементларына кызыга идек, ниһаять, мондый спорт җиһазлары безнең балалар мәйданчыгына да урнаштырыла. Хәзер оныклар белән бергә бирегә йөриячәкбез, - ди 1/05 йортында яшәүче Сәлимә Хөсәенова.
Яңа шәһәр халкы территориаль-иҗтимагый үзидарә эшчәнлегеннән канәгать, спорт элементларын кирәкле дип саный. Ә менә хәзер шул булдырылганны ничек тә саклыйсы иде.
Сүз уңаеннан, Тамара Тыткина “Яңа шәһәр” территориаль-иҗтимагый үзидарәсе белән 15 ел җитәкчелек итә. Шул дәвердә берничә грант отып, әлеге үзидарәгә караган биләмәдәге йорт ишегалларын төзекләндерү, аларны балалар мәйданчыклы һәм спорт җиһазлы итүдә рәиснең өлеше биниһая зур.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев