Бүген Зәйдә муниципаль районда Бөек Җиңүнең 70 еллыгына әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитетының чираттагы утырышы узды. Утырышта Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының аппарат җитәкчесе урынбасары - башкарма власть органнары эшчәнлеген координацияләү идарәсе башлыгы Павел Лоханов катнашты. Районда Бөек Җиңүнең 70 еллыгына әзерлек буенча максатчан эш алып барыла. Әлеге уңайдан...
Бүген Зәйдә муниципаль районда Бөек Җиңүнең 70 еллыгына әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитетының чираттагы утырышы узды. Утырышта Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының аппарат җитәкчесе урынбасары - башкарма власть органнары эшчәнлеген координацияләү идарәсе башлыгы Павел Лоханов катнашты.
Районда Бөек Җиңүнең 70 еллыгына әзерлек буенча максатчан эш алып барыла. Әлеге уңайдан төрле юнәлештәге эшчәнлекне эченә алган чаралар планы эшләнде һәм ул инде тормышка ашырыла башлады. Шәһәр-районда бүгенге көндә 85 сугыш ветераны һәм сугыш инвалиды исәпләнә. Социаль яклау органнары тарафыннан һәр ветеранның яшәү шартлары тикшерелеп, нәрсәгә мохтаҗ булуы өйрәнелде. Аларга ярдәм шуннан чыгып оештырылачак. Район башлыгы Татьяна Воропаева белдерүенчә, ветераннарга ярдәм, 2015 елны көтеп тормыйча, киләсе елдан оештырылачак, чөнки аларның саны көннән-көн кими. Моннан тыш, шәһәр үзәгендәге Җиңү бульварын реконструкцияләү, авыл җирлекләрендә яу кырында ятып калган зәйлеләр истәлегенә куелган истәлек такталары, һәйкәлләр яңартылачак, сугыш һәм тыл ветераннарының исемнәре мәңгеләштереләчәк, балалар һәм яшьләр арасында хәрби-патриотик тәрбия чаралары көчәйтеләчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев