Зәй офыклары

Зәй шәһәре

18+
Яңалыклар

Зәйдә бүген тагын ике кешегә COVID-19 диагнозы куйганнар

Республикада бу тәүлектә COVID-19ны 100 кеше йоктырган.

Татарстанда бу тәүлектә COVID-19ның 100 яңа  очрагы теркәлгән, икесе – читтән кергән, калганнары  -  авыру белән элемтәдә булып йоктыручылар. 32 кеше хастаханәгә салынган, 68  кеше өйдә дәвалана.

Казанда - 47, Чаллыда - 24, Түбән Камада – җиде, Бөгелмәдә – дүрт, Яшел Үзән, Лениногорск  районнарында  – өчәр, Аксубай, Актаныш, Әлмәт, Биектау, Зәй, районнарында  – икешәр, Алабуга, Чистай  районнарында - берәр очрак теркәлгән.

11 октябрьгә Татарстанда COVID-19ның  27 936 очрагы теркәлгән.

Барлыгы бу вакыт эчендә 23 627  кеше терелде.

Бүгенге көнгә республикада 1 121 845  кешегә вакцина  ясалган. Шуларның  968 484е  – вакцинаның икенче компонентын ясаткан.

 

Зәй шәһәр һәм район халкы үзләренә уңайлы булган прививка пунктларында коронавирустан вакцинацияне уза алалар:
- дүшәмбе-җомга - үзәк район хастаханәсе поликлиникасында 8:00дән 17: 00гә кадәр, төшке аш 12:00дән 13:00гә кадәр, шимбә һәм якшәмбе 8: 00дән 12:00гә кадәр;
- дүшәмбе-җомга кабул итү бүлегендә - 18:00дән 22:00 сәгатькә кадәр, шимбә һәм якшәмбе 12:00дән 22:00 сәгатькә кадәр;
- “Салават күпере” поликлиникасында - 9:00дән 16:00гә кадәр, төшке аш 12:00дән 13:00гә кадәр;
- Иске Зәй табиб амбулаториясендә - 9:00 дән 16:00 сәгатькә кадәр, төшке аш 12:00 дән 13:00 гә кадәр;
- Мирный микрорайонындагы табиб амбулаториясендә эш көннәрендә 9:00 дән 16:00гә кадәр. 12:00-13:00 - төшке аш, шимбә, якшәмбе – ял көннәре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев