Зәйдә егетләр комиссия алдына басты
Зәйдә гражданнарны хәрби хезмәткә чакыруга бәйле чаралар дәвам итә, комиссиянең чираттагы утырышында район башлыгы Разиф Кәримов катнашты.
Бүген Зәй районында хәрби хезмәткә чакыру комиссиясенең чираттагы утырышы булды. Аның эшендә район башлыгы Разиф Кәримов катнашты.
Хәбәр ителгәнчә, көзге чакырылышта районыбыздан хәрби хезмәткә 53 егетне алу каралган. Хәрби комиссар Айрат Әгъләмҗанов әйтүенчә, Зәй районы Татарстан хәрби комиссариаты куйган йөкләмәне уңышлы үтәячәк.
Егетләрне армиягә озату ике мәртәбә оештырылды. Шунысын да әйтик, бу чакырылышта да берничә Зәй егете хезмәтләрен Әстерхан өлкәсенең районыбыз белән тыгыз элемтәдә торучы хәрби частендә үтәячәк.
Шәһәребезнең армия хезмәте өчен машина йөртүче һөнәрен махсус үзләштергән Дмитрий Пляшев шундыйрак фикердә.
-Мин 2нче мәктәпнең IX сыйныфын тәмамлаганнан соң, КФУның Чаллы филиалында программалаштыру һәм компьтерлар системалары белгечлеге буенча белем алдым. Армиягә теләп китәм. Минем әтием дә Ватан алдындагы изге бурычын намус белән үтәде, Германиядә хезмәт итте, - диде ул.
Бүген комиссия алдына 14 егет басты.
Район башлыгы, шулай ук комиссия әгъзалары егетләргә хезмәтләрендә уңышлар, хәрби частьлардан алар турында яхшы хәбәрләр генә килеп торуын теләделәр.
Автор фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев